Уч төпләре белән рәсем ясау буенча мастер-класс (0+)

8 июль көнне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында, 24 нче санлы китапханә хезмәткәрләре уч төпләре белән рәсем ясау буенча мастер-класс уздырды. Бәйрәмнең символы ромашка – бу гади кыр чәчәге Россиядә элек-электән мәхәббәт билгесе итеп саналган. 

Семейные ..
20220708_105502
мастер-класс
20220708_110154
20220708_115901
20220708_125434
photo1657284138

Балалар ата-аналар белән бергә үзләрен гадәти булмаган техникада – уч төпләре белән рәсем ясауда сынап карады. Бармак буяулары белән рәсем ясау катнашучыларга бик ошады. 

Вакытны бергә уздыру гаиләне ныгыта, үзара аңлашуда, уртак уңай хис-кичерешләр алырга ярдәм итә һәм истәлеккә матур кул эшләнмәләре калдыра. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: